Чуваш республикасының Яльчик районында төбәкара кыр археологиясе семинары

2022 елның 12 июнендә Чуваш республикасының Яльчик районы Олы Таяба авылындагы Олы Таяба шәһәрлегендә археологик экспедиция базасында төбәкара кыр археологиясе семинары узды. Чара, 2022-2024 елларда уртак фәнни тикшеренүләр планы кысаларында, ТР ФА А. Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Чуаш дәүләт гуманитар фәннәр институты тарафыннан оештырылды.

Семинар Урта Идел буе болгарларын һәм Олы Таяба шәһәрлеген өйрәнүгә багышланган иде. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А. Х.Халиков исемендәге Археология институты һәм Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты хезмәткәрләре бергәләп дүртенче сезон дәвамында, әлеге һәйкәлдә археологик тикшерү үткәрәләр. Семинарда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А. Х. Халиков исемендәге Археология институты вәкилләре, шулай ук Чабаксар, Самара, Ульяновск, Пенза белгечләре дә катнашты.

Семинар эшенең башында Олы Таяба шәһәрлеге (X-XIII гасыр) каралды, катнашучылар 2022 елгы казу эшләренең нәтиҗәләре белән таныштылар, фикер алыштылар, эзләп табылган археологик казылмаларны анализладылар. Соңрак Олы Таяба авылы мәктәбендә Чуваш республикасының Яльчик районы хакимияте башлыгы, ТР ФА А. Х.Халиков исемендәге Археология институты һәм Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты (ЧДГФИ) җитәкчеләренең сәламләү сүзләреннән соң, киңәшмә уздырылды, 10 доклад тыңланды. Семинарда катнашучылар Болгар чорын һәм башка чорларны археологик яктан өйрәнүне дәвам итүне, шулай ук тикшеренүләрнең перспективалы булуын билгеләп үттеләр.