«Урта гасырлар чорында Идел буе» фәнни семинар (А.П. Смирновка 125 ел тулу уңаеннан)

2023 елның 16 февралендә Россия Фәннәр академиясенең Археология институтында (Мәскәү шәһәре) Алексей Петрович Смирновка 125 ел тулу уңаеннан оештырылган «Урта гасырлар чорында Идел буе» фәнни семинарының беренче утырышы узды. Чараны Россия Фәннәр академиясенең Археология институты һәм ТР Фәннәр академиясенең А. Х. Халиков исемендәге Археология институты оештырды.

Семинар эшендә Идел буеның фәнни учреждениеләреннән 20 дән артык галим онлайн һәм офлайн форматта катнашты. Семинар барышында түбәндәге докладлар тыңланды:

Бадеев Денис Юрьевич (РФА). А.П. Смирнов хезмәтләрендә һәм яңа тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча Болгарның социаль топографиясе;

Вәлиев Ренат Рафаил улы, Степанов Родион Алексеевич, Сәйфетдинова Гүзәл Марат кызы (ТР Фәннәр академиясе). Болгар шәһәрлеге перифериясенең археологик объектларын шәһәр төзелеше белән аңлату;

Руденко Константин Александрович (Казан дәүләт мәдәният институты) А. П. Смирнов һәм Казан археологиясе (эгодокументлар материалларына нигезләнеп);

Валиулина Светлана Игоревна (КФУ). Яңа археологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә Идел буе Болгар дәүләтенең «башкала проблемасы»;

Богачев Алексей Игоревич (ТР ФА АИ) 1970 елгы тикшеренүләр нәтиҗәләре нигезендә Болгар шәһәрлегеннән Җучи тәңкәләре (Дәүләт тарихи музее  фондларыннан);

Зиливинская Эмма Давидовна (РФА Этнология һәм антропология институты). Алтын Урда торак йортлары интерьеры элементлары.

Тәкъдим ителгән докладларда Идел буе археологиясенең актуаль проблемалары, төбәк археологиясен үстерүдә А.П. Смирновның роле, тарихи белем төшенчәләрен формалаштыру турында фикер алыштылар. А.П.Смирновның Идел буе шәһәрләрен өйрәнү буенча археологик экспедицияләргә нигез салучы һәм җитәкче буларак кына түгел, ә оештыручы буларак та эшчәнлеге билгеләп үтелде, аның ярдәмендә Идел буе археологиясе проблемалары белән уңышлы шөгыльләнүче фикердәшләр командасы җыелды.

Икенче утырыш 2022 елның 28-30 маенда Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты базасында узачак.