Россия фәне көне уңаеннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә фәнни җәмәгатьчелекнең тантаналы җыелышы

2023 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Россия фәне көненә багышланган җыелыш узды, анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, КФУ ректоры Ленар Сафин, министрлыклар, ведомстволар һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасында махсуслаштырылган күргәзмә оештырылды, анда ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты  тарафыннан «Татарстан һәм татар халкының мәдәни мирасы» геомәгълүмат системасы тәкъдим ителде.

Тантаналы утырышта төп доклад белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов чыгыш ясады. Үз докладында ул Академиянең алдагы еллардагы төп казанышларын билгеләп үтте һәм Татарстан галимнәре алдында торган бурычларны билгеләде.

Россия Фәннәр академиясе президенты Геннадий Красников фәнни җәмәгатьчелекне Россия фәне көне белән котлады. Ул үзенең телеграммасында галимнәрне, укытучыларны, фәнни хезмәткәрләрне, инженерларны, студентларны, аспирантларны һәм тормышын фән белән бәйләргә һәм аны тикшерү эшчәнлегенә багышларга теләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

Галимнәр алдында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул барысын да һөнәри бәйрәм – Россия фәне көне белән котлады һәм аларга яңа кыю идеяләр, ниятләр һәм башлангычлар, ныклы сәламәтлек теләде. Кереш сүзләрдән соң, Татарстан Республикасы Рәисе фән һәм техника өлкәсендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре, шулай ук тикшерүчеләргә һәм фәнни коллективларга узган елдагы уңышлары өчен дә бүләкләр тапшырды. ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археологлар институты директоры  Ситдыйков А.Г. Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.