Кыргызстан Республикасы Чуй өлкәсендә археологик тикшеренүләр

Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләр институты гранты белән хупланган, Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2025 еллар)» дәүләт программасын һәм «Евразиянең трансконтиненталь сәүдә маршрутларында урта гасыр шәһәрләре: Чуй үзәненең һәм Урта Идел буеның урбанистик үзәкләре» халыкара проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Чуй үзәненең үзәк өлешендәге урта гасыр шәһәрләреннән – Бөек Ефәк юлының  Ак-Суй өлешендә тикшерү эшләрен дәвам иттеләр.

2022 елның кыр тикшеренүләре барышында Чуй үзәнендә урнашкан Кен-Булун һәм Сокулук шәһәрлекләрендә (Кыргызстан Республикасы), ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты отряды тарафыннан гомуми мәйданы 140 кв. м булган өч дивар конструкцияләре һәм корылмалары тикшерелде, бик күп санда керамик фрагментлар, шул исәптән тулы бер савыт-саба табылды.

2023 елның февралендә Кыргыстан Республикасы Милли фәннәр академиясенең Б. Җамгырчинов исемендәге Тарих, археология һәм этнология институты лабораториясендә Татартсан Республикасы Археология музее фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Куклина А.А. җитәкчелегендә Кен-Булун һәм Сокулук шәһәрлекләренең керамикасын өйрәнү буенча эшләр башкарылды. Барлыгы 1500 дән артык массакүләм һәм полив керамика фрагменты эшкәртелде. Бу процесс үзе беренчел камераль эшкәртүне (предметларны юу, маркировкалау, фотофиксация), техник-технологик анализ, керамика профильләренең график сурәтләнешен, шулай ук савыт-саба формаларын реконструкцияләүне үз эченә алды.

Камераль эшләр нәтиҗәсендә әлеге җирлекләрдә чүлмәк ясап җитештерү эшчәнлеге турында мәгълүмат алынды: чималны сайлап алуның һәм формалаштыру массаларын төзүнең төп традицияләре искәртелде, төрле савыт-саба конструкцияләү ысуллары билгеләнде, кухня һәм аш-су савыт-сабасының өстенлекле формалары ассызыкланды. Болар барысы да Чуй үзәненең урта гасыр шәһәрләрендә яшәүче һөнәрчеләрнең характерын яхшырак күзалларга, төрле җитештерү үзәкләре арасындагы бәйләнешне аңларга мөмкинлек бирәчәк.

Аеруча кызыклы һәм игътибарга лаек табылдыклар тулы бер савыт-саба формаларын тәшкил итә: 85 см биеклектәге зур хум, түгәрәк су казаннары, шулай ук кызыл балчыклы кечкенә касәләр һәм бизәкле матур капкач фрагментлары.