ТР ФАнең А. Х. Халиков исемендәге Археология институты реставраторларының Оренбург дәүләт педагогика университеты археологлары белән хезмәттәшлеге

Оренбург дәүләт педагогика университетының археология лабораториясендә А. Х. Халиков исемендәге Археология институтының реставрация советының күчмә утырышы узды. Утырыш барышында ТР Археология музее хезмәткәрләре – II категорияле рәссам-реставратор Федан Павел Владимирович һәм III категорияле рәссам-реставратор Каплан Полина Юрьевна –Оренбург өлкәсенең Грачевский районында Каликино авылы янында урнашкан 2 нче Курган төркеменең казу эшләреннән алынган табылдыкларын реставрацияләү максаты белән  тикшерделәр.

Курган төркеме 2021 елда ОДПУның баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, профессор Моргунова Нина Леонидовна җитәкчелегендә Оренбургг археологик экспедициясе тарафыннан тикшерелә. Комплексларның берсендә б. э. кадәр IV-II гасырларга караган предметлар (бизәкле шкатулка һәм көзге) табылган. Әлеге табылдыклар таралучан, уалучан булганга, аны кырдан монолит белән алганнар. Көзге һәм шкатулка булган монолитның төп өлешен материк балчык тәшкил иткән.

Реставраторлар тарафыннан монолит сүтелде, шкатулканың йомшарган өслеген ныгытылды, шулай ук табылдыкларны транспортлауга әзерләү эшләре башкарылды. Алга таба реставрация эшләре ТР ФАнең  А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының Археология музее реставрация лабораториясендә үткәреләчәк.