ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты «Мәдәни код» консорциумына керде

2022 елның 30 мартында Санкт-Петербург шәһәрендә Россия Фәннәр академиясенең Матди мәдәният тарихы институты бинасында «Мәдәни код» цифрлы археология консорциумы советы утырышы узды.

Консорциумның максаты булып, тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү һәм саклау буенча барлык өлкәләрдә цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүгә тотрыклы һәм өзлексез технологик һәм гуманитар ярдәм күрсәтүне тәэмин итү өчен, Россиянең әйдәп баручы университетлары, академик институтлары, мәдәният учреждениеләре көчләрен берләштерү тора.

Консорциум турында килешүгә биш академия институты һәм 15 Россия университеты, шул исәптән МДУ һәм СПбДУ вәкилләре кул куйды. Санкт-Петербургта «Мәдәни код» консорциумына ТР ФА А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Казан федераль университеты керде.

Консорциумны хәл итәргә ниятләгән конкрет бурычлары –Россиянең археологик картасын төзү, археологик табылдыкларны анализлауның объективлыгын һәм тизлеген арттыру, археологик һәйкәлләрнең өчүлчәмле модельләрен булдыру, цифрлы игезәк (двойник) булдыру һәм археологик объект турында мәгълүмат саклау технологияләрен апробацияләү.