ТР Фәннәр академиясенең Археология институты һәм Хәзәр университеты хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

30 мартта Баку шәһәрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты вәкилләре  А. Г. Ситдыйков һәм Р. Р. Хәйретдинов  Әзербайҗанның алдынгы югары уку йортларының берсе булган Хәзәр университеты җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу барышында ике яклы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Моннан тыш, А.Г. Ситдыйков «Көнчыгыш Европа хәзәр археологиясе» темасына Хәзәр университетының студентлары һәм профессор-укытучылар составы алдында ачык лекция белән чыгыш ясады.