Татарстан Республикасы Кайбыч районында археологик тикшеренүләр

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының археология экспедициясе Татарстан Республикасы Кайбыч районындагы «Урта Колаңгы” мәдәни (археологик) мирас объектында зур тикшеренүләр алып бара.

«Урта Колаңгы  җирлеге» мәдәни мирас объекты чикләре тирән чокыр белән бүленгән 2 участоктан гыйбарәт. Археологик казу эшләре барышында, керамик материал, шулай ук шәхси табылдыклар нигезендә, «Урта Колаңгы авыл җирлеге» XVIII-XX гасыр  җирлеге дип билгеләп була.