F@IMP 2020 халыкара медиа-фестивале җиңүчеләрен бүләкләү

2021 елның 23 ноябрендә Будапештта Венгрия Милли музеенда F@IMP 2020 халыкара медиа-фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Фестивальнең төп максаты – дөнья  буйлап Музейлар һәм мәдәният учреждениеләре тарафыннан оештырылган инновацион мультимедиа технологияләрен үстерү һәм популярлаштыру. F@IMP ел саен аудиовизуаль чаралар, яңа технологияләр һәм социаль медиалар ICOM Халыкара Комитеты (AVICOM) тарафыннан оештырыла.

Махсус «Шәһәр панорамасы» музее өчен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А. Х. Халиков исемендәге Археология институты тарафыннан әзерләнгән «Казан шәһәренең меңьеллык тарихы» дигән документаль фильмы җиңүче дип танылды. Фильмның үзе һәм аның тулы тасвирламасы белән фестивальнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Фильмның режиссеры Артур Финат улы Нәбиуллинны һәм проект җитәкчесе ТР ФА Археология институты директоры Айрат Габит улы Ситдыйковны конкурста лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!