Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институты хезмәткәрләрен халыкара бүләк белән котлыйбыз!

Казан Кремленең Спас манарасын реставрацияләү һәм музейлаштыру проекты «Алтын Трезини» халыкара архитектура һәм дизайн премиясенең «Иң яхшы гамәлгә ашырылган реставрация проекты» номинациясендә алтын дипломга лаек булды.

Спас манарасы музее 1 сентябрьдә ачылды. Аны проектлауда ТР Фәннәр академиясенең А. Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре катнашты. Ә Татарстан Республикасы Археология музее фондындагы табылдыклар яңа экспозициянең бер өлеше булдылар. Хезмәттәшләребезне бу лаеклы бүләк белән котлыйбыз!

Фотода институтның фәнни фондында саклана торган «Казан Кремленең Спас манарасы» тарихи-археологик очерк өчен материаллар фрагменты тәкъдим ителгән. Рәсем очерк авторы Николай Филиппович Калинин тарафыннан ясалган.

«Алтын Трезини» халыкара премиясе ел саен архитектура, дизайн, реставрация, сценография һәм музей эше өлкәсендә сәнгати кыйммәткә ия проектлар авторларына бирелә. 32 илдән 200дән артык эксперт сайлаган премия лауреатларының эшләре музей фондына тапшырыла һәм ел саен үткәрелә торган «Сәнгать буларак архитектура» күргәзмәсендә күрсәтелә.

Халыкара премия советының мактаулы рәисе –  Бөтендөнья петербурглылар клубы президенты, Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Михаил Пиотровский