«Поволжская археология» (Идел буе археологиясе) «Тарих» юнәлеше буенча иң яхшы Россия журналлары исемлегенә керде

РИНЦ (Россия фәнни цитаталау индексы) 2022 елгы фәнни журналларның рейтингысын (https://www.elibrary.ru/titles_compare.asp) бастырды.

«Поволжская археология» журналы иң яхшы журналлар исемлегенә керде һәм «Тарих. Тарих фәннәре» юнәлеше рейтингысында 6 нчы урынны алды. «Поволжская археология» археология буенча Россиядә нәшер ителүче басмалар арасында 4 нче урында тора.

Журнал Scopus мәгълүматлар базасында индексацияләнә һәм “Россия Фәннәр академиясе журналларының ак исемлеге”нә кергән. ВАК (РФ Югары аттестация комиссиясе) исемлегендә һәм RSCI рейтингысында журнал К1 категориясенә кертелгән.

Журналның рәсми сайтында саннар архивын карарга һәм материалларны бастырып чыгару шартлары белән танышырга мөмкин: http://archaeologie.pro/ru/.