«Идел буе археологиясе» («Поволжская археология») журналы Россиядә «Тарих» юнәлеше буенча иң яхшы журналлар исемлегендә

2023 елның октябрендә Россиядә нәшер ителүче фәнни журналларның 2022 елгы Science Index рейтингы басылып чыкты.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Мари дәүләт университеты белән берлектә нәшер ителә торган «Идел буе археологиясе» журналы Россия фәнни цитаталау индексы (РИНЦ) рейтингысы буенча иң яхшы 5% журналлар исемлегенә керде. “Тарих. Тарих фәннәре” юнәлеше рейтингысында журнал 231 фәнни периодик басмалар арасында 6 нчы урында тора, ә гомуми рейтингта исә ул 3910 басмадан 169 нчы урынны били.
Шуны искәртергә кирәк, археология буенча Россиядә басыла торган журналлар арасында «Идел буе археологиясе» 4 нче урынны алып тора.
Журнал шулай ук Scopus рефератив мәгълүматлар базасында индексацияләнә һәм “Россия Фәннәр академиясе журналларының ак исемлеге”нә – иң абруйлы фәнни журналлар исемлегенә кертелгән. РФ Югары аттестация комиссиясенең (ВАК) хәзерге исемлегендә һәм RSCI рейтингында журнал К1 категориясенә кертелгән, бу аның иң югары фәнни әһәмияткә ия булуын дәлили.
Журнал редакциясе, нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен, авторларга һәм редколлегия әгъзаларына рәхмәт белдерә!

Белешмә: РИНЦ системасы тарафыннан бирелә торган фәнни-метрик күрсәткечләр Россия Федерациясенең барлык фәнни җәмәгатьчелеге тарафыннан таныла; РИНЦ тарафыннан бирелә торган статистик мәгълүматлар фәнни-тикшеренү оешмалары, галимнәр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тикшерү, фәнни журналлар дәрәҗәсен бәяләү нигезендә ята.
Science index (SI) рейтингы журналның тематик юнәлешен, басманың сыйфатын һәм абруен, үз-үзеңне цитаталау дәрәҗәсен һәм башка факторларны исәпкә алган махсус методика буенча исәпләнелә.