«Археологик агачны һәм органик материалларны реставрацияләү, консервацияләү һәм музей экспонаты буларак әзерләү» халыкара конференциясе

2022 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М. Ш. Шәймиев, Россия Фәннәр академиясенең вице-президенты, РФАнең Археология институты директоры Н. А. Макаров, Россия Халыкара музейлар советы (ИКОМ) башкарма директоры О. М. Чистанова, «Ватан тарихы» фонды башкарма директоры, Россия тарих җәмгыяте Идарәсе рәисе К. И. Могилевский, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Р. Р. Хәйретдинов, ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры А. Г. Ситдыйков, Әзербайҗан Милли Фәннәр академиясе академигы Ш. М. Мостафаев катнашында халыкара конференция узды.

Конференциядә Россия төбәкләреннән, шулай ук Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Сүрия, Монголия, Сенегал, Беларус Республикасы, Кытай, Һиндстан, Әзербайҗаннан 100дән артык белгеч катнашты.

Конференциянең беренче көнендә «Юеш археология» күргәзмәсе ачылды һәм Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты белгечләре әзерләгән «Археологик агач музее» каталогының фәнни басмасы тәкъдим ителде.

Халыкара конференцияне уздыру кысаларында Казан Кремлендә М.Ш. Шәймиев Россия тарихи җәмгыяте делегациясе белән очрашты. Катнашучылар урта һәм югары мәктәптә тарих белемен, гомумән, ватан тарихы фәнен үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Соңыннан Казан федераль университетының Император залында Россия тарих җәмгыяте идарәсе рәисе К.И. Могилевскийның 2012 елда яңадан оешкан Россия тарих җәмгыятенең эшчәнлегенә10 ел тууына  багышланган лекциясе тыңланылды. Чарада югары уку йортының студентлары һәм укытучылары катнашты.

Халыкара конференция өч көн дәвам итәчәк. Төрле юнәлештәге белгечләр (реставраторлар, археологлар, биологлар, физиклар, музей хезмәткәрләре һ.б.) юеш мәдәни катламны өйрәнүгә, агачтан, каен тузыннан, агач кайрысыннан, тиредән һәм башка органик материаллардан ясалган археологик предметларны консервацияләү, реставрацияләү һәм экспонатлаштыруга бәйле мәсьәләләр турында фикер алышачаклар.

Конференция Татарстан Республикасында Свияжск утрау-шәһәрен һәм Борынгы Болгар шәһәрен торгызу программасын гамәлгә ашыру буенча үткәрелгән күпьеллык эшнең  нәтиҗәсе булып тора.

Свияжск утравында үткәрелгән археологик эшләр уникаль юеш археологик катламны тикшерергә һәм Россиядә «Свияжск утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы структурасына керә торган бердәнбер «Татар бистәсе» археологик агач музеен төзергә мөмкинлек бирде.

   Көн 1 Рус Көн 1 Инглиз

Көн 2 Рус  Көн 2 Инглиз

 

 

Көн 3 Рус  Көн 3 Инглиз