«Ефәк юлының Идел-Каспий коридоры» беренче еллык субрегиональ конференция

Бакуда (Әзербайҗан) ЮНЕСКО һәм Япония траст фондының (Japan FiT) «Ефәк юлының Бөтендөнья мирасы номинациясе процессына ярдәм» (III Фаза) проекты кысаларында «Ефәк юлының Идел-Каспий коридоры» беренче еллык субрегиональ конференциясе узды.

Чара Әзербайҗан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Әзербайҗан Республикасының ЮНЕСКО каршындагы Даими вәкиллеге һәм Әзербайҗан Республикасының ЮНЕСКО эшләре буенча Милли комиссиясе белән берлектә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы үзәге һәм Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты (Сәмәрканд шәһәре) тарафыннан оештырылды.
Бу очрашуда «Ефәк юлының Идел-Каспий коридоры» Серияле транс-милли номинациянең эшче төркеменә кергән милли координаторлар һәм экспертлар (Әзербайҗан, Иран Ислам Республикасы, Казахстан, Россия, Төрекмәнстан), шулай ук ЮНЕСКО, Тейкё университеты, UCL һәм Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты вәкилләре чыгыш ясадылар. Конференция эшендә Татарстан Республикасыннан А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы Айрат Габит улы Ситдыйков катнашты.

Конференция эше барышында «Ефәк юлының Идел-Каспий коридо-ры»н идентификацияләү һәм документлаштыру проектында катнашучы ил-ләрнең эшчәнлеге һәм аның аерым потенциаль компонентларының сакла-нышы каралды. Конференция нәтиҗәсендә проектны гамәлгә ашыруның го-муми планы расланды һәм Бөтендөнья мирасы исемлегенә «Ефәк юлы Идел-Каспий коридоры» номинациясе процессын координацияләү механизмнарын һәм эшче төркемен киңәйтү кирәклеге билгеләп үтелде.