«Евразиянең трансконтиненталь сәүдә маршрутларындагы урта гасыр шәһәрләре» кыр семинары

2023 елның 6-8 августында Бишкек шәһәрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты, Кыргыз Республикасы Милли фәннәр Академиясенең Б.Җамгырчинов исемендәге Археология һәм этнология институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан кыр семинары оештырылды. Семинар эшендә Татарстан Республикасы һәм Кыргыз Республикасы галимнәре катнашты.

Чара кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры Ситдыйков А.Г. һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Хәйретдинов Р.Р. Ысыккүл (Эссек-Күл) петроглифик комплексында (Чулпан-Ата шәһәре), «Буран манарасы» архитектура һәйкәлендә һәм «Буран шәһәрлегендә» (Баласагун шәһәре) петроглифик мирасны саклау һәм өйрәнү мәсьәләләрен тикшерү буенча кыр фәнни семинары үткәрделәр. Кен-Булун шәһәрлегендә 2023 елгы казулар нәтиҗәсендә табылган материаллар каралды һәм Кыргызстан коллегалары белән берлектә һәйкәлне алга таба фәнни өйрәнү бурычлары билгеләнде.

8 августта Кыргыз Республикасы Милли фәннәр академиясе бинасында түгәрәк өстәл утырышы булып узды, аның эшендә Кыргыз Республикасы Милли фәннәр Академиясенең Б.Җамгырчинов исемендәге Археология һәм этнология институты, ТР Фәннәр академиясе Археология институтының Үзәк Азия отряды хезмәткәрләре, Кыргыз Республикасының башка фәнни учреждениеләреннән профильле белгечләр, шулай ук Тянь Юцянь җитәкчелегендәге Шаньси провинциясе (КХР) археология институтының археология отряды катнашты.

Түгәрәк өстәл эшен сәламләү сүзе белән КР Фәннәр Академиясенең Тарих, Археология һәм этнология институты директоры А.А.Асанканов ачып җибәрде. Чара барышында Россиядә тарихи белем бирүне үстерү, дала Евразиясе шәһәрләрен заманча тикшерүләр һәм аларның перспективалары, 2022-2023 еллардагы казулар нәтиҗәләре кебек темаларга докладлар ясалды.

Үз докладында А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры А.Г. Ситдыйков соңгы ун елда институт үткәргән эшләрнең әһәмиятен ассызыклады. Шулай ук ул дала Евразиясенең урта гасыр шәһәр үзәкләренең тарихи үсешен өйрәнү буенча төрле илләрдән тикшеренү коллективларының тырышлыкларын туплау кирәклеген билгеләп үтте.

Кольченко В.А. Ситдыйков А.Г. һәм Тулуш Д.К. докладында Кен-Булун һәм Сокулук шәһәрлекләрен тикшерү буенча 2022-2023 еллардагы эшләрнең беренчел нәтиҗәләре   тәкъдим ителде. Ул «Евразиянең трансконтиненталь сәүдә маршрутларында урта гасыр шәһәрләре: Чуй үзәне һәм Урта Идел буеның урбанистик үзәкләре» темасы буенча 2022-2023 елларда Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты гранты ярдәмендә һәм Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2025 еллар)» дәүләт программасы кысаларында оештырылды.

2022-2023 елларда барлыгы 255 кв.м. мәйданда тикшеренүләр үткәрелде. Сокулук шәһәрчегендә шахристан-1 нең тышкы стенасына якын төзелгән торак бина калдыклары тикшерелде, суфа белән тандыра учагы калдыклары, шулай ук ике төзелеш горизонтының чүплек һәм хуҗалык чокырлары эзләре ачыкланды. Кен-Булун һәйкәлендә 120 һәм 115 кв.м мәйданлы ике казылманы тикшерү барышында торак һәм һөнәрчелек биналары, шулай ук керамик әйберләрне яндыру буенча горн калдыклары тикшерелде.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга 2023 елда өйрәнелгән аерым табылдыклар тәкъдим ителде – яхшы сакланган хумалар, шулау ук  согдий язуы белән савыт-саба, селадон, кашин һәм фарфор савыт-саба фрагментлары, тәре фрагменты, тәңкәләр һәм согдий тексты уеп язылган таш мөһер тәкъдим ителде. Әлеге таш мөһердәге язуның  тәрҗемәсе кыйммәтле тарихи мәгълүматлар бирә ала дип искәртелде.

Кыргызстан нумизматы А. М. Камышев тарафыннан эшләнгән Кен-Булун шәһәрлеге белән нумизматик материалны анализлау нәтиҗәсендә безнең эраның VIII-XII гасырларында тикшерелә торган һәйкәлне алдан билгеләп кую мөмкин булды. Шәһәр яшәү вакытының ахыргы датасы алынган материалларны, шулай ук лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләрен, радиоуглерод датирование, палинологик һәм башка табигый методларны да кертеп, тулаем анализлау нигезендә ясалачак.

Семинар барышында Чуй үзәнлегендә ачыкланган урта гасыр шәһәр үзәкләрен өйрәнү Урта Идел буе синхрон һәйкәлләрен өйрәнү белән тыгыз бәйләнештә баруы билгеләп үтелде һәм әлеге тикшеренүләрнең урта гасырларда Евразиянең дала бүлгесендә барган тарихи-мәдәни процессларны өйрәнү буенча глобаль проектның бер өлеше булырга тиешлеге ассызыкланды.

 

Кыр семинары программасы

6 август – Семинарның Ысык күл петроглифларында күчмә утырышы (Кыргызстан Республикасы, Чулпан-Ата шәһәре);

7 август – Семинарның Кен-Булун һәм Буран шәһәрлекләрендә күчмә утырышы (Кыргызстан Республикасы, Чуй өлкәсе);

8 август – Түгәрәк өстәл (йомгаклау). (Кыргызстан Республикасы, Бишкек шәһәре, КР Милли Фәннәр академиясенең Б.Җамгырчинов исемендәге Археология һәм этнология институты).

10.00. Түгәрәк өстәлне ачу тантанасы. Кыргызстан Республикасы Милли Фәннәр академиясе академигы, КР МФА Б.Җамгырчинов исемендәге Археология һәм этнология институты директоры, профессор А.А. Асанканов сәламләү сүзе.

Докладлар:

10.15.  «Хәзерге этапта Россиядә тарихи белем бирү» Хәйретдинов Р.Р., тарих фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры, доцент.

10.30. «Дала Евразиясенең урта гасыр шәһәрләре археологиясе: заманча тикшеренүләр һәм өйрәнү перспективалары» Ситдыйков А.Г., тарих фәннәре докторы, профессор, ТР ФА академигы, А.Х. Халикова исемендәге Археология институты директоры, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе деканы.

11.00. «2022-2023 елларда Кен-Булун һәм Сокулук шәһәрлекләрен өйрәнүнең беренчел нәтиҗәләре (Кыргызстан, Чуй үзәнлеге)» Кольченко В.А., КР МФА Б.Җамгырчинов исемендәге Археология һәм этнология институтының Археология  бүлеге фәнни хезмәткәре; Ситдыйков А.Г., тарих фәннәре докторы, профессор, ТР ФА академигы, А.Х. Халикова исемендәге Археология институты директоры, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе деканы; Тулуш Д.К. тарих фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының урта гасыр археологиясе бүлеге мөдире.

11.45.   «Кен-Булун шәһәрлегеннән нумизматик материал» Камышев А.М.  (тарих фәннәре кандидаты, нумизмат).