Чувашиядә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә йомгак ясалды

17 декабрьдә Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чаралар узды.

Чараны Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасы оештырды. Тантаналы чарада Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Альбир хәзрәт Крганов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Чувашия Республикасы хакимияте органнары вәкилләре, имамнар һәм мөселман мәхәлләләре җитәкчеләре, чакырылган кунаклар катнашты. ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтын Саклау тикшеренүләре бүлегенең фәнни хезмәткәре  Р.Н. Хамзин тәкъдим итте.

Чара барышында Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең узып баручы елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗәләр ясалды, аның күп өлеше тарихи датага – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде. Шулай ук әлеге чарада «Гөлстан» мәдрәсәсен тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды. Моннан тыш, «Мөслимә» мәчет-комплексында «Чувашиядә Ислам мәдәнияте музее» ачылды.