“Монголия, Көньяк һәм Байкал Себере, Төньяк Кытайның борынгы мәдәниятләре» халыкара конференциясе

2023 елның 25-30 сентябрендә Иркутск шәһәрендә Иркутск дәүләт университетының “Байкал төбәге” фәнни-тикшеренү үзәге базасында “Монголия, Көньяк һәм Байкал Себере, Төньяк Кытайның борынгы мәдәниятләре” дип аталган XII Халыкара конференция узды.

Конференцияне оештыручылар – Иркутск дәүләт университеты, Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты, Россия Фәннәр академиясенең Матди мәдәният тарихы институты, Монголия Фәннәр академиясенең Археология институты, Бурят дәүләт университеты, Себер федераль университеты, КХРның Эчке Монголия Автономияле районы Археология институты, КХРның Төньяк-Көнбатыш университеты, КХРның Цзилинь университеты.

Конференция эшендә Россия, Монголия, Кытай, Япония, Вьетнам һәм Кыргызстанның фәнни һәм фәнни-белем бирү учреждениеләреннән 115 белгеч катнашты. Катнашучылар халыкара һәм дисциплинаара фәнни хезмәттәшлекне үстерү максатыннан Монголия, Көньяк һәм Байкал Себере, Төньяк Кытай һәм алар белән чиктәш төбәкләрнең археологик һәм традицион мәдәниятләрен өйрәнү өлкәсендә актуаль мәгълүмат белән уртаклаштылар.

Әлеге чара кысаларында Иркутск өлкәсендәге археологик объектларга экскурсияләр оештырылды, шул исәптән конференциядә катнашучылар Себернең иң танылган соңгы палеолит чоры һәйкәлләренең берсе – «Мальта» торлагы белән таныштылар.