“Дала Евразиясе халыклары тарихы һәм мәдәниятенең актуаль проблемалары” дигән темага халыкара түгәрәк өстәл

24-27 ноябрьдә Казанда «Дала Евразиясе халыклары тарихы һәм мәдәниятенең актуаль проблемалары» дигән темага халыкара түгәрәк өстәл уздырылды. Ул Дала Евразиясе халыкларының һәм илләренең тарихи-мәдәни мирасы барлыкка килүенең уртак проблемаларын эксперт дәрәҗәсендә карауга багышланды. Әлеге чара Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе башлангычы белән  оештырылды.

Түгәрәк өстәл эшендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Владивосток, Уфа, Әстерхан, Йошкар-Ола шәһәрләре фәнни һәм фәнни-мәгариф үзәкләреннән, шулай ук Монголия (Улан-Батор шәһәре), Казахстан (Алмата шәһәре), Әзәрбәйҗан (Баку шәһәре), Кытай (Пекин шәһәре), Үзбәкстаннан (Сәмәрканд шәһәре) 60тан артык әйдәп баручы галимнәр катнашты. Түгәрәк өстәл утырышында шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең фәнни хезмәткәрләре, аспирантлары һәм Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары да булды.

Катнашучыларны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Р.Н. Миңнеханов һәм “Ватан тарихы” фонды башкарма директоры Р.Г. Гагкуев сәламләде.

Үз чыгышларында катнашучылар күчмәннәр мәдәниятләре тарихы мәсьәләләрен фәнни өйрәнүнең, Дала Евразиясе халыклары тарихы мәсьәләләренә кагылышлы кыр археологик тикшеренүләрнең,  алар үзләре хезмәт иткән оешмаларның эшчәнлеге, билгеләнгән өлкәдә фәнни тикшеренүләрнең төп юнәлешләре, Дала Евразиясе халыкларының һәм илләренең тарихи-мәдәни мирасын саклау өлкәсендә ЮНЕСКО белән  үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе, шул исәптән “Бөек ефәк юлы” номинациясе буларак каралган  проектның үсеше һәм Чәй юлын тикшерүнең арадаш  нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Түгәрәк өстәл кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Монголия Фәннәр академиясенең Археология институты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Татарстан Республикасы җитәкчелегенә бу өлкәдә фәнни эшләрне координацияләү максатыннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе каршында Дала Евразиясе халыклары мәдәниятен өйрәнү буенча Халыкара үзәк булдыру һәм әлеге үзәкнең фәнни җитәкчесе итеп  Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Николаевич Крадинны тәкъдим итү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр.

Бу үзәкнең  эшчәнлеге  халыкара фәнни хезмәттәшлек нигезендә Дала Евразиясе халыклары һәм илләре арасындагы тарихи-мәдәни һәм археологик тикшеренүләрне өйрәнү  буенча комплекслы дисциплинаара программа формалаштыруны үз эченә алачак, ул Дала Евразиясе халыкларының һәм илләренең тарихи-мәдәни мирасын формалаштыруның объектив картинасын сурәтләүгә; халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү һәм Дала Евразиясе тарихы һәм мәдәнияте буенча белгечләрне киңрәк даирәсен җәлеп итүгә; Үзәк Дала Евразиясе халыклары һәм илләре тарихы һәм мәдәнияте мәсьәләләренә багышланган фәнни басмаларны берләштерүгә нигезләнгән.

Түгәрәк өстәл барышы уртак чаралар: Болгарда һәм Казан Кремлендә ЮНЕСКО мәдәни мирас объектларында булу, мәдәни мирас объектларын һәм археологик һәйкәлләрне саклау буенча тәҗрибә уртаклашу, шулай ук ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының берләштерелгән Гыйльми советы утырышы белән дәвам ителде.