Пенза өлкәсе Наручат шәһәрлегендә археологик тикшеренүләр

2023 елның июнь ахыры – июль айларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология инстиуты Пенза өлкәсенең региональ үсеш институты белән берлектә, В.Г. Белинский исемендәге Пенза дәүләт университеты студентлары катнашында Наручат авылы һәм Наручат муниципаль районы администрациясе ярдәме белән Пенза өлкәсенең Наручат шәһәрлегендә (Алтын Урда шәһәре – Мухша) археологик тикшеренүләр үткәрделәр.

Мухша шәһәренә нигез, нумизматика мәгълүматлары буенча, XIV гасыр башында бортаслар, болгарлар һәм мордвалар яшәгән төбәктә салынган. Үзбәк хан идарә иткән дәвердә бирегә хан ставкасы күчерелә һәм шәһәр Алтын Урданың башкаласына әйләнә, зурая. Мухша шәһәре XIV гасырның икенче яртысына кадәр яши  һәм Алтын Урда таркалганнан соң, ул да юкка чыга.

Тикшеренүләр Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2020-2025 еллар)» дәүләт программасы кысаларында үткәрелде. 256 м2 мәйданлы казу эшләре Наручат шәһәрлегенең көньяк-көнбатыш өлешендә, 2021 елда геофизик тикшеренүләр үткәрелгән территориядә алып барылды. Казу эшләре барышында турыпочмаклы формадагы чимал кирпечтән төзелгән бина ачыкланды, ул, мөгаен, мунча булгандыр дип фаразлана.

Корылманың төньяк өлешендә яндырылган кирпечтән ясалган ягулык камерасы табылды. Казу эшләре вакытында  Алтын Урда чорына караган балчыктан ясалган керамика, тимер әйберләр, балчыктан ясалган  яшел төстәге ялтыравык белән йөгертелгән керамика, шулай ук XIV гасырның нумизматик материаллары да очрады.