Әстерхан өлкәсе Лапасы авылы янындагы XIV гасырга караган мавзолейлар комплексында археологик тикшеренүләр

2023 елның кыр сезонында А.Х. Халиков исемендәге Археология институты тарафыннан Әстерхан өлкәсенең Хәрәбәле районы Лапас авылы янындагы мавзолей комплексын өйрәнү буенча археологик экспедиция уздырылды, ул 2018 елда башлап Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында оештырылып килде. Проектның фәнни җитәкчесе – ТР Фәннәр академиясе академигы, тарих фәнәре докторы А.Г. Ситдыйков.

Экспедиция эшендә ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Физика институты, Идарә, икътисад һәм финанслар институты студентлары һәм хезмәткәрләре, шулай ук Пенза өлкәсе Төбәк үсеше институты студентлары һәм хезмәткәрләре, Пенза шәһәренең 10 нчы урта мәктәбе укучылары катнашты.

Мавзолейлар комплексы шактый күптән билгеле, аның турында XVIII гасырдан башлап сәяхәтчеләр һәм дипломатларның сәяхәтнамәләрендә искә алулар сакланган, анда мавзолейлар “патша каберлекләре” буларак сурәтләнгән. Алар Алтын Урда ханнарына һәм аларның якыннарына карый дип фаразлана.

2023 елның кыр сезонында XIV гасырның беренче яртысына, Үзбәк хан идарә иткән чорга караган иң зур мавзолейны өйрәнү дәвам ителде. Нәкъ менә аның ханлыгы чорында Алтын Урдада Ислам дәүләт дине дип игълан ителде.

Казу барышында төрле техникаларда архитектур декорның күпсанлы фрагментлары табылды. Казып алынган объектның гөмбәзле корылмы булуын раслаучы мөһим табыш булып тромп конструктив элементының фрагментын табу тора. Мавзолейның эчке өлешендә кирпеч идән фрагменты табылды, ул юка катлам булып алебастр эремәсе белән сыланган. Шулай ук бинаның гөмбәзен тотып торган колонналарның берсе торган нигез дә ачыкланды. Ишегалды территориясендә мавзолейдан көнбатышка таба, мөселманча күмү йоласы буенча кеше җирләүләре теркәлгән. Алынган нәтиҗәләр өйрәнелә торган объектның гадәти булмаганлыгы турында сөйләргә мөмкинлек бирә.