Монголиядә археологик тикшеренүләр

2023 елның августында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы Дәүләт программасы кысаларында Бийбулаг шәһәрлегендә (Монголия Республикасы) археология экспедициясен башлап җибәрде. Проектның фәнни җитәкчеләре – ТР Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы А.Г. Ситдыйков, Монголия Фәннәр Академиясенең Тарих һәм этнография институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Г. Намдагийн.

Экспедиция эшендә ТР Фәннәр Академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Монголия Фәннәр Академиясенең Тарих һәм этнография институты һәм Кытай халык республикасы Фәннәр академиясенең Фәннәр һәм технология тарихы институты хезмәткәрләре катнашты.

Уйгур каханлыгының төньяк башкаласы Бай-Балыкны (Бийбулаг шәһәрлеге) өйрәнү буенча археологик экспедициянең эше 2017 елда Татарстан археологларының Монголиядә башланган күпьеллык тикшеренүләрнең дәвамы.

2023 елда шәһәрлекне геофизик ысуллар (магнитометрия) белән өйрәнү һәм һәйкәл территориясенең ортофотопланын төзү, шулай ук элек казылмалар белән торак барлыгын күрсәткән һәйкәлнең бер өлешенең археологик тикшеренүләре дәвам ителде.

Тикшеренүләрнең мөһим өлеше булып Могойн-Шине-Усу үзәнлегендә уйгыр каганнарының кабер ташларын магнитометрик өйрәшү тора, анда Билге-каган Моюн-Чуру эпитафиясе белән Селенга ташы урнашкан. Әлеге эшләрнең нәтиҗәләре киләчәк кыр эшләре өчен бу һәйкәлләрнең төзелешен аңларга ярдәм итәргә тиеш.

Беренче тикшеренүләр керамика һәм хуҗалык-көнкүреш билгеләнешендәге башка табылдыклар белән бай мәдәни катлам булуын гына түгел, ә һәйкәлнең аерым участокларының магнитометриясе кызыклы объектларны ачыклады, бу киләчәк тикшеренүләр өчен перспектива булып калды.

Кытай хезмәттәшләре белән археологик тикшеренүләр өлкәсендә алга таба фәнни хезмәттәшлек турында фикер алышу һәм фәнни хезмәттәшлек турында килешү төзү турында карар кабул ителде.