Алтай Республикасында археологик тикшеренүләр

Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2025 еллар)» дәүләт программасы кысаларында  Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халикова исемендәге Археология институты  Алтай Республикасы территориясендә археологик тикшеренүләр үткәрде.

Уйгур язуы белән башкарылган кыя сәнгате һәйкәлләренең, рун язуларының һәм уйгур язуларның торышын ачыклау буенча эшләр Алтай Республикасының Онгудай һәм Улаган районнары территориясендә урнашкан берничә һәйкәлдә алып барылды (кыр эшләре җитәкчесе А.У. Урбушев).

Онгудай районында археологик мирас объекты турында мәгълүматны ачыклау максатыннан Сетерлю-1 кыяда ясалган сәнгать һәйкәлендә локаль җир эшләре үткәрелде. Бу һәйкәл 2022 елда ачылган иде. Объектның торышын һәм саклануын тикшерүдән тыш, уздырыла торган  йолаларның мөмкин булган эзләрен эзләү буенча да эшләр башкарылды. Кайбер тикшеренүчеләр мәгълүматлары буенча, охшаш һәйкәлләрдә еш кына петроглифлар белән яссылыкларда кайбер йолалар үткәрелгәнлеге турында дәлилләр табылган. Әмма Сетерлю-1 һәйкәленә карата мондый фараз расланмаган.

Урта гасырларның иртә дәверенә караган Уркош һәйкәлендә (алтай телендә – Öркöш) уйгур язуы белән башкарылган элек билгеле булмаган язмалар табылган. Шулай ук иртә урта гасырлар чорына караган Туекта һәйкәлендә Е.А. Миклашевич тарафыннан 1989 елда ук документлаштырылган петроглифлар төркемен идентификацияләү мөмкин булган. Һәйкәлнең исеме алтай теленнән тәрҗемә иткәндә “Туйук-Туу”, ягъни  бикле, ябык биек тау дигәнне аңлата.

Улаган районында Алтай дәүләт табигый биосфера тыюлыгы хезмәткәре С.В. Трифанова белән берлектә тикшеренүләр алып барылды. Бу тыюлык чикләрендә Челюш кордонында чылбыр барлыкка китерүче курганнарның урнашуы тикшерелде. Табылган материал (бизәкле керамик савыт-саба фрагментлары) табылдыкларны иртә тимер гасыр белән тамгаларга мөмкинлек бирде.

А.У. Урбушев Алтынкүл (Телецкое) күлендә Яшьләр археология мәктәбе эшендә катнашты. Бу мәктәпнең эшчәнлеге Алтай тыюлыгының уникаль табигый объектының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүгә, эзләүгә һәм саклауга юнәлтелгән. Россиянең төрле почмакларыннан (Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Таулы-Алтай (Горно-Алтайск), Кемерово, Владивосток һ.б.) катнашучылар өчен Таулы Алтайның кыя сәнгате һәйкәлләрен һәм төрле һәйкәлләрне археологик документлаштыру ысулларын өйрәнүгә багышланган лекция укылды. Очрашу  барышында археологик тикшеренүләр өлкәсендә алга таба фәнни хезмәттәшлек турында фикер алыштылар һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Алтай дәүләт табигый биосфера тыюлыгы арасында фәнни хезмәттәшлек турында килешү төзү турында карар кабул ителде.