Монголиядә археологик тикшеренүләр

2023 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы галимнәренең Монголиягә археологик экспедициясе башланды. Экспедиция составында – Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты белгечләре.

Монголия Фәннәр академиясе һәм Монголия дәүләт университеты галимнәре белән  урта гасыр дала Евразиясе археологиясе проблемалары һәм уртак тикшеренүләр перспективалары буенча түгәрәк өстәл уздырылды.

Археологик экспедициянең эше Уйгур каханлыгының төньяк башкаласын – Бай-Балык (Бийбулаг шәһәрлеге) һәм Төньяк Монголиядәге төрки дөнья белән бәйле башка һәйкәлләрне өйрәнү буенча күпьеллык тикшеренүләрне дәвам итү. Экспедиция Татарстан Республикасының «Татар халкының милли тиңдәшлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Монголия фәннәр академиясенең Археология һәм тарих институты тарафыннан оештырылды.