Волгоград өлкәсендә археологик тикшеренүләр

2023 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты «Волгоград өлкәсенең Ленинск районы Царев авылы янындагы Сарай-Бәркә (Яңа Сарай) хәрабәләре» федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты территориясендә археологик тикшеренүләр башлады. Бу эшләр 2021 елдан Археология институты тарафыннан Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышында алып барылган иң эре Алтын Урда шәһәрлекләренең берсен өйрәнүнең дәвамы булып тора. Тикшеренүләр тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы А.Г. Ситдыйков җитәкчелегендә үткәрелә. Экспедиция эшендә Мари дәүләт университеты хезмәткәрләре катнаша.
Хәзерге вакытта чүлмәк ясау остаханәсен өйрәнү бара, анда җәмәгать, элиталы торак һәм җирләү корылмаларын бизәү өчен кашин һәм кызыл балчыктан ялтыравык плитәләр ясалган.
Бу тикшеренүләр, киләчәктә, урта гасыр шәһәренең тормышын реконструкцияләргә, чүлмәк җитештерү һәм архитектура-төзелеш һөнәренең үсеш дәрәҗәсен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.