Г. А. Федоров-Давыдов истәлегенә багышланган «Евразия киңлегендә шәһәр һәм дала мәдәнияте диалогы» IX фәнни конференциясе

Күренекле галим, танылган археолог һәм нумизмат, тарих фәннәре докторы, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры, РАЭНның күренекле әгъзасы Г. А. Федоров-Давыдов истәлегенә багышланган фәнни конференция 2001 елдан бирле үткәрелә. 2001 елның көзендә Түбән Новгородта узган беренче конференциядә Азов, Әстерхан, Әлмәт, Болгар, Волгоград, Воронеж, Йошкар-Ола, Казан, Киров, Мәскәү, Уфа уку йортларыннан, музейлардан, фәнни-тикшеренү оешмаларыннан 90 нан артык тикшеренүче катнашты. Әлеге чара Түбән Новгород дәүләт педагогика университеты белән берлектә РФА Археология институты һәм  Россиянең башка фәнни-мәгариф учреждениеләре катнашында оештырылды.

20 ел эчендә Алтын Урданы өйрәнү буенча фәнни үзәкләр белән бәйле төрле торак пунктларда даими рәвештә 8 конференция үткәрелде. Конференциядә катнашу зур дәрәҗә булып саналды һәм ул халыкара танылу алды. Россия археологларыннан тыш, әлеге чараларда Әзербайҗан, Болгария, Бөекбритания, Германия, Израиль, Казахстан, Кытай, Румыния, Үзбәкстан, Украина, Швеция һәм башка бик күп тикшеренүчеләр катнашты. Бу халыкара конференцияләрнең максаты – Алтын Урда тарихын, урта гасыр Монгол дәүләтләренең киң халыкара йогынтысын өйрәнүдә илебез һәм чит ил тикшеренүчеләренең эшен координацияләү.

Соңгы елларда конференцияне оештыручылар булып ТР ФАнең А. Х. Халикова исемендәге Археология институты, Мари дәүләт университеты һәм Россиянең башка фәнни-мәгариф учреждениеләре тора.

Г.А. Федоров-Давыдов истәлегенә багышланган «Евразия киңлегендә шәһәр һәм дала мәдәнияте диалогы» IX фәнни конференциясе 16-20 майда Саратов шәһәрендә «Россия – минем тарихым» мультимедиа белем бирү комплексы базасында узачак.

Конференция материаллары  «Евразия далалары археологиясе»  халыкара рецензияләнә торган фәнни журналда басылып  чыгачак дип планлаштырыла.

_Информационное письмо_IX научная конференция_Саратов_16-20 мая 2022г. (2)

_Форма заявки_IX научная конференция_Саратов_16-20 мая 2022г. (3)