Бөтенроссия Халыкара йомгаклау фәнни конференциясе

2023 елның 2-3 мартында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә А. Х. Халиков исемендәге Археология институтының Бөтенроссия Халыкара йомгаклау фәнни конференциясе узды. Фәнни форумны оештыручыларның берсе – Казан (Идел буе) федераль университеты.

Конференция эшендә Институт хезмәткәрләреннән тыш 85 галим-археолог катнашты. Алар арасында Татарстан археологлары белән актив хезмәттәшлек алып барган Россия Федерациясенең фәнни үзәкләре (Барнаул, Донецк, Алабуга, Йошкар-Ола, Мәскәү, Чаллы, Оренбург, Самара, Саратов, Тубыл, Чебоксар), якын (Кыргыз Республикасы, Бишкәк шәһәре; Үзбәкстан Республикасы, Бохара шәһәре) һәм ерак (Монголия Республикасы, Улан-Батыр шәһәре) чит ил вәкилләре дә бар иде.

Конференция барышында археологик мирасны саклау, комплекслы дисциплинаара тикшеренүләр үткәрү, реставрация эшләре ысуллары һәм алымнары, археологик коллекцияләрне исәпкә алу үзенчәлекләре, фәнни экспедицияләр уздыру белән бәйле актуаль мәсьәләләр каралды.  Конференция кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институты юбилярлары Г.И. Дроздова, М.Ш. Галимова һәм Ю.А. Зеленеевка багышланган күргәзмә оештырылды.

Конференция үз эшен 3 мартта «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2024 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасының 2022 елгы тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча «Евразия төрки-татар халкының шәһәр мәдәнияте» фәнни семинары белән тәмамлады. Әлеге семинарда  п. 1.15 «Татарстан Республикасыннан читтә урта гасыр төрки-татар шәһәрләренең тарихи-археологик тикшеренүләренең (экспедицияләренең) II этабын үткәрү: Касыйм (Рязань өлкәсе), Лапас авылы янындагы мавзолей шәһәрлеге (Әстерхан өлкәсе), Бай-Балык (Монголия), Царево шәһәрлеге (Волгоград өлкәсе)», п.1.16 «Укек шәһәрлеген һәм аның округын фәнни тикшерү», п.1.17 «Урта гасырлар чорында Идел буе һәм Алтай төрки-татарларының формалашуын өйрәнү: Евразия дала цивилизациясенең барлыкка килүе буенча чыганаклар», п. 1. 18. «Урта гасырдагы Үзәк Азия татарларының дисциплинаара тикшеренүләре» кебек темалар яктыртылды.

Конференциядә катнашучылар докладларның югары фәнни дәрәҗәсен, яхшы оештырылуын, иҗади атмосферасын, фәнни чараның нәтиҗәлелеген һәм уңышлылыгын билгеләп үттеләр.

Программа ИА_итоговая2023