«Һәйкәлләрне саклаучы ул – халык» халыкара конференция

2022 елның 26-28 октябрендә Төркестан шәһәрендә (Казахстан)  изге мирас, хаҗ кылу һәм тотрыклы туризм буенча «Һәйкәлләрне саклаучы ул – халык» дип аталган халыкара конференциясе узды, ул 400дән артык делегатны, шул исәптән дөньяның 20 иленнән 60 экспертны  үзенә җыйды.

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектларын саклау һәм торгызу өлкәсендәге белгечләр үзләренең практик тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм Әзербайҗан, Төркия, Казахстан, Татарстан һәм Үзбәкстандагы бөтендөньяга танылган һәйкәлләрне саклау буенча  иң алдынгы ысуллар турында фикер алыштылар. Сессия эшендә спикер сыйфатында ТР ФАнең А. Х. Халиков  исемендәге Археология институты вәкиле, тарих фәннәре докторы А.Г. Ситдыйков «Борынгы Болгар – мөселманнарның изге урыны: саклау һәм музейлаштыру тәҗрибәсе» дигән доклад белән чыгыш ясады.