Болгар шәһәрендә «Россия археологиясендә исламның меңьеллык мирасы» түгәрәк өстәле уздырылды

2022 елның 30 маенда Болгар шәһәрендә (Татарстан Республикасының Спас районы) ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты базасында «Россия археологиясендә исламның меңъеллык мирасы» дигән түгәрәк өстәлнең икенче утырышы уңышлы узды, ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.

Көн дәвамында Идел буе Болгары һәм Урта гасыр Русь һәйкәлләрен археологик яктан тикшерү вакытында исламны өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре буенча турыдан-туры һәм читтән торып оештырылган форматта 9 доклад тыңланылды:

Дәүләтшин Г. М. Алтын Урда чорында Болгар шәһәрендә Ислам һәм мөселман мәдәнияте (кайбер күзәтүләр);

Кравченко Э. Е. Төньяк Донец елгасында хәзәр чоры мөселманнары: археологик таныклыклар һәм аларны интерпретацияләү мәсьәләләре;

Семыкин Ю. А. Ислам динен кабул итү алдыннан  Урта Идел буе халкының мәҗүси культ һәйкәлләре;

Хуҗин Ф. Ш., Ситдыйков А. Г. Урта Идел буеның Урта гасыр мөселман архитектурасы;

Бадеев Д. Ю. Болгар шәһәр киңлеген оештыруда мунчаның роле (онлайн);

Коваль В. Ю. Тигәш шәһәрлеген фортификацияләү;

Вәлиулина С. И. Идел буе Болгар мәдәниятендә ислам пыяласы һәм керамикасы;

Жилина Н. В. Болгар зәркән сәнгате: Ислам дине кабул ителгәнгә кадәр һәм аннан соң (онлайн);

Беляев Л.А. Ислам һәм рус мәдәниятен үстерү концепциясе: иконография һәм археология (онлайн).

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар һәр докладта күтәрелгән проблемаларның мөһимлеген билгеләп үттеләр, шулай ук Россиядә һәм аннан читтә Ислам мәдәниятен археологик өйрәнү өлкәсендә даими фәнни һәм фәнни-гамәли чаралар үткәрү кирәклеген ассызыкладылар. Моннан тыш Биләрның кыр тикшеренүләрен һәм башка әһәмиятле һәйкәлләрне яңарту мәсьәләләре дә күтәрелде.

Болгарда «Идел буе болгарларының 922 елда ислам динен кабул итү хөрмәтенә истәлек билгесе» музей-күргәзмә комплексының конференц-залында узган түгәрәк өстәл утырышында 20дән артык кеше катнашты, шул исәптән Мәскәү, Ульяновск, Донецк һ. б. шәһәрләрдән дә докладчылар бар иде.

2022 елның 17 мартында Zoom платформасында дистанцион форматта узган беренче утырышта илнең зур фәнни үзәкләреннән (Мәскәү, Казан, Йошкар-Ола, Севастополь һ.б.) 30дан артык кеше катнашты. Чараны Россия Фәннәр академиясенең Археология институты һәм ТР Фәннәр академиясенең  А. Х. Халиков исемендәге Археология институты оештырды.