2021 елда Царево шәһәрчегенең археологик тикшеренүләре (Волгоград өлкәсе )

2021 елда ТР ФА А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының Түбән Идел археологик экспедициясе Волгоград өлкәсенең Царево районында археологик тикшеренүләр үткәрде. Идел буенда иң зур Алтын Урда шәһәрчекләренең берсе – Царево  шәһәрчегендә тикшеренүләр Татарстан Республикасы «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2020-2024 еллар)»  дәүләт программасы кысаларында башкарылды.

2021 елда тикшеренүләр борынгы шәһәрнең җитештерү зонасы («эш кыры» районы) булган һәйкәлнең төньяк өлешендә үткәрелә. Казу эшләре алдыннан беренчел тикшеренүләр – ортофотоплан төшерү һәм геофизик тикшеренүләр үткәрелде. Алар казу эшләре башланганчы өйрәнү өчен перспектив участокны ачыклаган. Магнитометрия берничә җитештерү объектлары белән бәйле аномалияне ачыклаган. Шундый аномалияләрнең берсе өстендә казу эшләре башланган.

I-21 археологик казылмасында кирпеч җитештерү өчен тимерче учагы табылды. Ул 2,3 м диаметры булган түгәрәк формада.   Әлеге тимерче учагының констпукциясе бик сиркәк очрый, ул түтәндәгедән гыйбарәт: яндыру камерасы ягулык (топочная) камерасы әйләнәсендә урнашкан. Кайнар һава яндыру камерасына махсус тишекләр аркылы кергән. Температура режимын бозу нәтиҗәсендә тимерче учагы үз эшчәнлеген туктатуы ачыкланган. Ягулык камерасындагы диварлар югарыдан төшкән продукция белән бергә эрегән

Аз санлы нумизматик табылдыклар буенча I-21 казу участогы XIV гасырның 40-50 нче елларына карый.