2021 елда Увек шәһәрчегендә археологик тикшеренүләр (Саратов өлкәсе)

2021 елда ТР ФА А.Х.Халиков исемендәге Археология институты  һәм ДАУ «Минем тарихым» тарихи паркның (Саратов шәһәре) уртак экспедициясе Саратов шәһәрендә Алтын Урда шәһәре Үкәк урта гасыр некрополендә археологик тикшеренүләр үткәрде.

Тикшеренүләр Татарстан Республикасы «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2020-2024 еллар)» дәүләт программасы кысаларында башкарылды.

Тикшерү мәйданы 336 кв.м. тәшкил итә. 26 каберлек табылды һәм өйрәнелде.   Табылдыклар арасында  иң кызыгы – 2  нче номер белән билгеләнгән каберлек, анда анатомия тәртибендә булмаган сөякләр арасында ефәк тукыманың фрагментлары теркәлгән. Шулай ук элек сүтелгән кирпеч мавзолее эзләре дә табылды.

Казылманың нумизматик коллекциясе 1330-1360 елларга караган бакыр тәңкәләрдән тора. Казу эшләре барышында керамик эшләнмәләр арасында Урта Азия су сибү (поливная) касәсенең фрагменты аеруча әһәмияткә ия.