Идел-Урал археологиясе. 7 томда.  1 т. Таш гасыр / ТР ФА А. Х. Халиков исемендәге Археология институты.; фәнни ред. А. Г. Ситдыйков; җавап.ред. М.Ш. Галимова. – Казан: ТР ФА нәшр., 2021. – 444 б.: ил.

Идел-Урал археологиясе. 7 томда.  1 т. Таш гасыр / ТР ФА А. Х. Халиков исемендәге Археология институты.; фәнни ред. А. Г. Ситдыйков; җавап.ред. М.Ш. Галимова. – Казан: ТР ФА нәшр., 2021. – 444 б.: ил.

ISBN: 978-5-9690-0951-6, 978-5-9690-0952-3

 

«Идел-Урал археологиясе» күптомлы академик басмасын беренче яктыртучы «Таш гасыр» томлыгында, Урта Идел һәм Урал буе палеолит, мезолит һәм неолит һәйкәлләренең, шул исәптән  Россиянең Европа өлешендәге төньяк-көнчыгышын да кертеп, күпеллык тикшеренүләренең гомумиләштерелгән мәгълүматлары тәкъдим ителгән. Бу хезмәттә географик кысалар буларак сайланган әлеге төбәкләр Идел-Урал төбәге территориясен колачлау буенча киңрәк мәйданга керәләр. Авторлар бозлылык чорыннан башлап, климатик оптимумга кадәр кеше һәм табигать арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең закончалыкларын ачыклыйлар. Борынгы коллективларның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү системалары реконструкцияләнеп, палеолит, мезолит һәм неолит таш индустрияләренең һәм археологик мәдәниятенең үзара хезмәттәшлек процесслары каралган.

Әлеге фәнни хезмәт археологлар өчен генә түгел, ә тарих һәм палеография фәннәре белгечләре өчен дә, шулай ук Идел һәм Урал буе тарихы белән кызыксынучылар өчен дә бик әһәмиятле.