Идел-Урал археологиясе. 7 томда. 3 т. Тимер гасырның башлангыч чоры / ТР ФА А. Х. Халиков исемендәге Археология институты.; фәнни ред. А. Г. Ситдыйков; җавап. ред. А.А. Чижевский. – Казан: ТР ФА нәшр., 2021. – 676 б.: ил.

Идел-Урал археологиясе. 7 томда. 3 т. Тимер гасырның башлангыч чоры / ТР ФА А. Х. Халиков исемендәге Археология институты.; фәнни ред. А. Г. Ситдыйков; җавап. ред. А.А. Чижевский. – Казан: ТР ФА нәшр., 2021. – 676 б.: ил.

ISBN: 978-5-9690-1951-6, 978-5-9690-0954-7

«Идел-Урал археологиясе»нең өченче томы тимер гасырның башлангыч чорын өр-яңадан тикшерү һәм өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә алган. Әлеге хезмәт б.э. кадәр I меңьеллыкның борынгы өлешен, б. э. кадәр IX гасырдан башлап б. э. кадәр II-III йөзләрне колачлый һәм Идел-Урал буеның төп археологик культураларын тасвирлаудан гыйбарәт. Китапның беренче өлешендә борынгы тимер  гасырның беренче фазасына төп игътибар бирелгән, бу вакытты дала зонасында әүвәлге күчмә халыклар – скифлар, савроматлар һ.б. таралган булган, ә урман зонасында Ананьино, Городецк һәм башка археологик культура вәкилләре яшәгән, алар скиф-себер дөньясы перифериясенә кергәннәр.

Тимер гасырның башлангыч чоры икенче фазасы  мәдәниятләре томның икенче  өлешендә карала, ул дала зонасында сармат дөньясын һәм урман зонасында постананьинскийны үз эченә алган.

Тимер гасырның башлангыч чорында дала һәм урман ландшафт зоналарында яшәгән халыкның хуҗалык һәм социаль мөнәсәбәтләре, җирле һәйкәлләр һәм каберлекләр, торак корылмалар җентекләп тасвирлана.