Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты коллегиясендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институты күргәзмәсе

2024 елның 22 гыйнварында Чистай шәһәрендә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының  үткән елгы нәтиҗәләр буенча йомгаклау коллегиясе булды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева, федераль һәм республика хакимият органнары, иҗтимагый һәм фәнни оешмалар вәкилләре катнашында узды.

Коллегия эшендә ТР Фәннәр академиясе вице-президенты А.Ә. Тимерханов «Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елын үткәрү буенча төп чаралар планын гамәлгә ашыру турында» дигән темага чыгыш ясады.

Чара өчен ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре тарафыннан күргәзмә әзерләнгән иде, анда катнашучылар Казанның һәм Зөянең тарихи өлешләрендә саклау тикшеренүләре нәтиҗәләрен, Татарстан Республикасының Алексеевск районында (Биләр шәһәрлеге) һәм Әстерхан өлкәсенең Хәрәбәле районындагы (Үзбәк хан чорындагы Лапас авылы янында хан мавзолейлары (төрбәләре) комплексы) археология һәйкәлләрен планлы фәнни казу эшләре нәтиҗәләрен күрү мөмкинлеге алдылар.

ТР Фәннәр академиясенең Археология институты тарафыннан 2018 елда ук «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында башланган мавзолейлар комплексын тикшерүләр аеруча игътибарга лаек. Төрбәләр Алтын Урда ханнарына һәм аларның якыннарына карый дип фаразлана. Иң зур мавзолейны казу барышында төрле техникада эшләнгән архитектур бизәкләрнең күпсанлы фрагментлары, мавзолейның эчке өлешендәге кирпеч идән һ.б. табылды. Әстерхан өлкәсендә казу эшләре турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча укырга мөмкин: http://archtat.ru/arheologicheskie-isledovaniya-kompleksa-mavzoleev-xiv-veka-u-s-lapas-astrahanskoj-oblasti-2/ Күргәзмәдә ачык зәңгәр төстәге ялтыравык белән йөгертелгән фасад һәм гөмбәз  плиткалары тәкъдим ителде.