Алтын Урданың Үкәк шәһәрендәге казу эшләре материаллары «Россия мөселманнары – 1100 еллык тарих, хәзерге проблемалар, киләчәккә караш» төбәкара конференциядә тәкъдим ителде

17 декабрьдә Саратов шәһәрендә «Россия – минем тарихым» Тарихи паркта, «Россия мөселманнары – 1100 еллык тарих, хәзерге проблемалар, киләчәккә караш» төбәкара конференциясе узды. Бу чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган иде. Конференция Саратов өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан Саратов өлкәсе Хөкүмәте, Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәниятенә, фән һәм мәгарифенә ярдәм фонды белән берлектә оештырылды.
Форум эшендә Мәскәү, Казан, Идел буе төбәкләреннән галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм дин әһелләре катнашты. Саратов Тарихи парк директоры Дмитрий Александрович Кубанкин «2005-2021 еллардагы археологик тикшеренүләр мәгълүматлары буенча Алтын Урда шәһәре Үкәк» дигән доклад белән чыгыш ясады, ул Тарихи парк һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты белән уртак тикшеренүләр нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук конференциягә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Саратовтагы «Россия – минем тарихым» Тарихи парк белән берлектә Үкәкне өйрәнүгә багышланган күргәзмә әзерләнгән иде.
Конференция эше кысаларында Тарихи паркта Идел буе Болгар дәүләте халыклары тарафыннан Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган мультимедиа күргәзмәсе дә оештырылды.