Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музее территориясендә археологик казу эшләре башланды

2023 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты, Кыргызстан Республикасы Милли фәннәр академиясенең Б. Жамгырчинов исемендәге Тарих, археология һәм этнология институты, Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музее, Казан федераль университеты белән берлектә Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музее территориясендә «Биләр шәһәрлеге – Идел Болгары башкалаларының берсе» федераль әһәмияттәге һәйкәлдә күпьеллык планлы археологик тикшеренүләрен дәвам итте.

Тикшеренүләр «Евразиянең трансконтиненталь сәүдә маршрутларында урта гасыр шәһәрләре: Чуй үзәнлеге һәм Урта Идел буе урбанистик үзәкләре» проекты кысаларында үткәрелә, ул Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты тарафыннан бирелгән грант ярдәме белән алып барыла (Сәмәрканд шәһәре). Шулай ук экспедициягә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы администрациясе ярдәм күрсәтә.

Экспедиция эшендә фәнни учреждениеләр хезмәткәрләреннән тыш КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 1 курс студентлары катнаша, алар өйрәнү-танышу (археологик) практикасын узалар. Бу тикшеренүләр Эчке шәһәрнең үзәк өлешендә Җәмигъ мәчетеннән 200 м көнбатышта үткәрелә.