2023 елда Cарытау өлкәсенең Үкәк шәһәрлеге территориясендә урта гасыр некрополен тикшерү

2023 елның июнендә А.Х. Халиков исемендәге Археология институты тарафыннан «Сарытау өлкәсенең татар милли-

мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы һәм «Минем тарих» тарихи паркы» ДАМУ (Сарытау шәһәре) ярдәме белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты тарафыннан Сарытау шәһәренең көньяк читендә урнашкан Үкәк шәһәрлегендә күпьеллык археологик тикшеренүләр дәвам ителде. Элеге тикшеренүләр Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2025 еллар)» дәүләт программасы кысаларында башкарылды.

Археологик экспедиция һәйкәлнең көньяк-көнбатыш өлешендә, “Мамай шиханы” яки Мамай калкулыгында тикшеренүләр үткәрелде. Мәйданы 100 м2 артык булган казылма 2021 елгы казылмага  тоташа. 2023 елгы казылмада мөселманча җирләү йоласы белән күмелгән тагын 10 кабер тикшерелде. Каберләрдә кеше скелетлары агач корылмаларга уң як янга борыбрак буйга аркан сузып салынганнар. Җирләү кирәк-яраклары очрамады. Каберлекнең  кызыклы үзенчәлеге – кабер өстендә агач түшәмә булу. Моннан тыш, казылмада XX гасырның башларына караган подвал, җир өстендәге торак корылманың бер өлеше һәм зенит расчетының XX гасырның 40 нчы еллары башындагы траншеясе булганлыгы ачыкланды.