Айрат Габит улы Ситдыйковны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы исеме алуы белән котлыйбыз!

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Айрат Габит улы Ситдыйковны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлануы белән котлыйбыз, аңа яңа фәнни ачышлар һәм уңышлар телибез!

2023 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гомуми җыелышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең 2023 елда сайланган мөхбир-әгъзаларына һәм академикларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды.