Хуҗин Ф.Ш. Болгар-татар тарихыннан сайланма хезмəтлəр = Избранные труды по болгаро-татарской истории / Җаваплы редактор А.Г. Ситдыйков. – Казан: ТФА нашрияте, 2026. – 328 б.

Хуҗин Ф.Ш. Болгар-татар тарихыннан сайланма хезмəтлəр = Избранные труды по болгаро-татарской истории / Җаваплы редактор А.Г. Ситдыйков. – Казан: ТФА нашрияте, 2026. – 328 б.

ISBN 978-5-9690-1516-6
Тарих фəннəре докторы, Татарстан Фəннəр академиясе мөхбир-əгъзасы, Татарстанның атказанган фəн эшлеклесе Фаяз Шəрип улы Хуҗинның укучыларга тəкъдим ителə торган элеге китабы галимнең 75 яшьлек юбилее уңаеннан чыгарыла. Биредə авторның төрле елларда язылган фəнни һəм фəннипопуляр хезмəтлəре урын алган. Алар киң фəнни диапазонга ия булган, татар дөньясында гына түгел, Россия һəм чит иллəрдə дə танылган күренекле галимнең урта гасырлар чорында яшəгəн бабаларыбыз турында үзенчəлекле карашларын шактый төгəл ачып бирəлəр. Китап татар телле укучыларга – беренче чиратта, югары уку йортлары укытучыларына һəм студентларына, музей һəм китапханə хезмəткəрлəренə, ерак
тарихыбыз белəн кызыксынучы зыялыларыбызга тəгаенлəнə.