«Урта гасырлар чорында Идел буе» фәнни семинары (А.П. Смирновка 125 ел тулу уңаеннан)

2023 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Халыкара археология базасында (Болгар шәһәре, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы) Алексей Петрович Смирновның тууына  125 ел тулуга багышланган «Урта гасыр чорында Идел буе» фәнни семинарының икенче утырышы булды. Чараларны оештыручылар – Россия Фәннәр академиясенең Археология институты һәм ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты.

Семинар эшендә Мәскәү, Казан һәм Самара фәнни оешмаларыннан 20дән артык галим һәм тикшеренүче онлайн һәм офлайн форматларда катнашты. Докладларда Идел буе археологиясен өйрәнүнең актуаль проблемалары, А.П. Смирновның төбәк археологиясен үстерү, тарихи танып белү концепцияләрен формалаштырудагы роле һәм әһәмияте турында  ассызыкланды.

Семинарда катнашучылар мондый төрдәге фәнни чаралар үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр, алар Идел буе археологиясе үсешенең тарихи чорларын җентекләп тикшерергә, археология фәнен үстерүгә конкрет тикшеренүчеләрнең ролен һәм керткән өлешен аңларга гына түгел, ә киләчәк тикшеренү бурычлары өчен горизонтларны киңәйтергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, 1950-1957 елларда  үткәрелгән XX гасыр урталарында яңа төзелгән  зур экспедицияләрнең барлык аспектларын чагылдырган Куйбышев археология экспедициясе, шулай ук анның катнашучылары турында аерым китап бастырып чыгаруга  лаек булулары билгеләп үтелде.

Программа