ТР ФА Археология институтының Алтайдагы археологик тикшеренүләре
Агымдагы елның маенда ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты тарафыннан Алтай Республикасының Онгудай районындагы Каракол елгасы үзәнендә кыр тикшеренүләре эшләре үткәрелде (отряд җитәкчесе – ТР Археология музееның кече фәнни хезмәткәре А.У. Урбушев). Кыр тикшеренүләре Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2020-2024 еллар)» дәүләт программасы кысаларында башкарылды. Урта гасырлар чорында Идел буе һәм Алтай төрки-татарларын формалаштыруны өйрәнү: Евразия дала цивилизациясенең килеп чыгышы.
Бу урын очраклы гына сайланмаган, әлеге территориядә «Уч-Энмек» табигать паркы урнашкан. Ул бронза чорыннан алып урта гасырга кадәр күпсанлы археологик һәйкәлләрне, шул исәптән пазырык мәдәниятенең танылган Башадар курганнарын үз эченә ала. Шулай ук монда петроглифик һәйкәлләр һәм төрки рун язмаларының урнашу урыннары да күп. Тикшеренүләр урта гасырларның башлангыч чорындагы фәнгә билгеле булмаган кыяташлар сәнгать һәйкәлләрен теркәү максаты белән үткәрелде.
Планлы эзләнүләр барышында үзәннең гаять зур территориясендә Сетерль (алт. Сетерлӱ), Торгун (алт. Торгун), Дьаан-Кобы (алт. Гаан-Кабы) яссылыгында кыяташларның яңа урыннары табылды. Гомумән алганда, барлык санап үтелгән урыннарда гравюр сурәтләр белән уннан артык яссылык исәпләнә. Һәр яссылыкта бердән алып алтыга кадәр фигуралы рәсем бар, ә Дьаан-Коба яссылыгында 35кә якын шундый рәсем теркәлгән.
Бу кыяташлардагы сурәтләрдә ау һәм сугыш күренешләре, төрки кабиләләрнең кием-салым, кораллану һәм саклану элементлары яктыртылган, шулай ук аларның тормыш-көнкүреш аспектлары күрсәтелгән. Соңгылары Сетерль яссылыгының яңа урыннарының берсендә табылган. Әлеге күренештә, мөгаен, рухларга табыну яки алардан иминлек, уңыш һ.б. турында сорау йоласы үткәреләдер. Дьаан-Коба яссылыгында урнашкан баталь һәм ау күренешләрен яктырткан башка күпфигуралы композиция дә игътибарга лаек. Анда төрле рәссамнарның сынлы стильләре күренә.
Әлеге тикшеренүләрнең нәтиҗәләре булган археологик табылдыклар, беренчедән, Алтайда урта гасырларның элгәреге чорына караган сынлы һәйкәлләр корпусын тулыландыралар, икенчедән, археология фәне өчен Үзәк Азиядәге борынгы төрки кабиләләр тормыш-көнкүрешенең төрле аспектлары турындагы белемнәрне киңәйтү өчен яңа мөмкинлекләр ачалар.