ТР Фәннәр академиясенең Археология институты Үзбәкстан республикасының фәнни-тикшеренү үзәкләре белән хезмәттәшлекне киңәйтә

2022 елның 27-29 маенда «Ватан тарихы» фондының башкарма директоры һәм Россия тарих җәмгыяте Президиумы әгъзасы Могилев Константин Ильич, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Хәйретдинов Рамил Равил улы һәм ТР ФАнең А. Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры Ситдыйков Айрат Габит улы составында Россия Федерациясе делегациясенең Үзбәкстан республикасына эшлекле сәфәре оештырылды.

Сәфәр барышында Россия Федерациясе делегациясе Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты, Сәмәрканд дәүләт университеты, «Ефәк юлы» Халыкара туризм һәм мәдәни мирас университеты, Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Милли археология үзәге, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Сәнгать белеме институты кебек берничә фәнни-тикшеренү үзәкләрендә булдылар.

Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институтында делегация әгъзалары институт тарихы, аның идарә структурасы, эшчәнлек өлкәсе һәм фәнни-тикшеренү мәнфәгатьләре белән таныштылар. Фәнни-тикшеренү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары аерым тема буларак ассызыкланды.

Соңрак Россия Федерациясе делегациясе белән «Ефәк юлы» халыкара туризм һәм мәдәни мирас университетында да эшлекле утырыш уздырылды.

Сәмәрканд дәүләт университетында Россия Федерациясеннән килгән коллегаларга университет галимнәре һәм тикшеренүчеләре тарафыннан Сәмәрканд өлкәсендә танылган археологик объектларда табылган артефактларның уникаль коллекциясе тупланган археологик музей күрсәтелде. Югары уку йортының профессор-укытучылары, галимнәре, тикшеренүчеләре һәм студентлары белән турыдан-туры аралашу нәтиҗәсендә алга таба хезмәттәшлек итү юлларын һәм юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирде.

Ташкент шәһәрендә ТР ФАнең А. Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Үзбәкстан Фәннәр академиясенең Милли археология үзәге, Үзбәкстан Фәннәр Академиясенең Сәнгать белеме институты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.