Болгар шәһәрендә «Россия археологиясендә исламның меңьеллык мирасы» дигщн темага узачак түгәрәк өстәл турында игълан (анонс)

2022 елның 30 маенда Болгар шәһәрендә (Татарстан Республикасының Спас районы) ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты базасында. «Россия археологиясендә исламның меңъеллык мирасы» дигән түгәрәк өстәлнең икенче утырышы узачак, ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. Чараны Россия Фәннәр академиясенең Археология институты һәм ТР ФА А.Х. Халиков исемендәге Археология институты оештыра.

2022 елның 17 мартында Zoom платформасында дистанцион форматта узган беренче утырышта илнең зур фәнни үзәкләреннән (Мәскәү, Казан, Йошкар-Ола, Севастополь һ.б.) 30дан артык кеше катнашты.

Икенче утырыш катнаш форматта турыдан-туры һәм читтән торып (очно-заочно) уздырылачак.

Түгәрәк өстәл программасы

  1. Дәүләтшин Г. М. Алтын Урда чорында Болгар шәһәрендә Ислам һәм мөселман мәдәнияте (кайбер күзәтүләр)
  2. Беляев Л.А. Ислам һәм рус мәдәниятен үстерү концепциясе: иконография һәм археология (онлайн)
  3. Кравченко Э. Е. Төньяк Донец елгасында хәзәр чоры мөселманнары: археологик таныклыклар һәм аларны интерпретацияләү мәсьәләләре
  4. Семыкин Ю. А. Ислам динен кабул итү алдыннан Урта Идел буе халкының мәҗүси культ һәйкәлләре
  5. Хуҗин Ф. Ш., Ситдыйков А. Г. Урта Идел буеның Урта гасыр мөселман архитектурасы
  6. Шакиров З. Г. Ислам һәм Биләр пространствосы – археологик таныклыклар
  7. Бадеев Д. Ю. Болгар шәһәр киңлеген оештыруда мунчаның роле (онлайн)
  8. Коваль В. Ю. Тигәш шәһәрлеген фортификацияләү
  9. Бочарев С. Г. Коффа мәчете һәм Ибн Батут таныклыгы (онлайн)
  10. Вәлиулина С. И. Идел буе Болгар мәдәниятендә ислам пыяласы һәм керамикасы (онлайн)
  11. Жилина Н. В. Болгар зәркән сәнгате: Ислам дине кабул ителүгә кадәр һәм аннан соң (онлайн)

Түгәрәк өстәл барышында Идел буе Болгары, Түбән Идел буе, Кырым һәм Урта гасыр Рус һәйкәлләрен археологик өйрәнгәндә табылган ислам борынгы әйберләрен өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла.

Барлык кызыксынучыларны утырышның онлайн-трансляциясендә катнашырга чакырабыз. Керү мөмкинлеге алу өчен гаризаларны түгәрәк өстәл оештыру комитетының  1100_islam@mail.ru  адресына җибәрүегезне сорыйбыз.