Татарстанның археологик хәзинәләр күргәзмәсе Казан Кремлендә эшен дәвам итә

17 апрельдән Казан Кремленең «Манеж» күргәзмә үзәгендә ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы тарафыннан әзерләгән «Борынгы дәүләтләр эзеннән…» күргәзмәсе эшен дәвам итә. Күргәзмә ТР Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының 10 еллыгына багышланган.

Бер ай эчендә күргәзмәне 2900 дән артык кеше караган. «Музейлар төне» акциясе кысаларында 130дан артык кеше «Җанландырылган тарих» программасының тамашачысы булды, аны Археология институты хезмәткәрләре «Манеж» күргәзмә үзәгенең музей хезмәткәрләре һәм Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары һәм студентлары белән берлектә Халыкара музейлар көненә әзерләделәр.

Таш һәм иртә тимер гасырлары, Алтын Урда чоры геройларына әверелгән студентлар тарихны җанландырып җибәрделәр. Музейга килүчеләрне безнең эрага кадәр IX-III гасырлардагы Ананьино культурасының баш киемнәрендә фотога төшәргә һәм безнең эраның X гасырдагы керамик чүлмәкләрне тотып карау мөмкинлеге булды.

«Борынгы дәүләтләр эзеннән…» күргәзмәсе 2024 елның 10 ноябренә кадәр «Манеж» күргәзмә үзәгендә дәвам итәчәк.