Татарстан галимнәре Россия тарих җәмгыяте делегациясе составында мәдәни-агарту чараларында катнаштылар

2022 елның 23-25 апрелендә Күкшетау һәм Нур-Солтан (Казахстан) һөнәри тарихи берләшмә вәкилләре белән элемтәләрне үстерүгә юнәлдерелгән төрле мәдәни-агарту чаралары уздырылды.

Чараларда Россия тарих җәмгыяте делегациясе катнашты, аның составына Россия тарих җәмгыяте идарәсе рәисе, «Ватан тарихы» фонды җитәкчесе Константин Могилевский, Россия дәүләт гуманитар университеты проректоры, «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсының фәнни җитәкчесе Лариса Пастухова, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры, Россия тарих җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге советы рәисе Рамил Хәйретдинов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты җитәкчесе катнашты.

“Sputnik Казахстан” мәгълүмат агентлыгы матбугат үзәгендә «#большечем30» проекты кысаларында Россия һәм Казахстан дипломатик мөнәсәбәтләре үсешенең тарихи аспектларына багышланган түгәрәк өстәл уздырылды. Шулай ук Казахстан тарихчылары белән төрле очрашулар оештырылды.

Россия тарих җәмгыяте делегациясе әгъзалары мондый мәйданчыкларда аралашу белгечләргә теге яки бу күренешләрне аңлашып, дөрес һәм адекват бәяләргә мөмкинлек бирә дип билгеләп үттеләр.  Бүген Россия һәм Казахстанның тарих фәннәре өлкәсендәге фәнни берләшмәләр алдында, пандемиядән соң яңадан элемтәләр оештыруны арттыру бурычы куелды.