Казанда «Идел-Урал археологиясе» басмасының презентациясе узды

2022 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Идел-Урал археологиясе» дип аталган җидетомлык академик басмасының беренче өч томы тәкъдим ителде. Проект Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А. Х.Халиков исемендәге Археология институты галимнәре тарафыннан презентацияләнде.

Коллектив монография Евразия континентының аеруча әһәмиятле һәм уникаль тарихи-мәдәни өлкәләренең берсе булган археологик тикшеренүләрнең хәзерге заман академик карашыннан гыйбарәт. Тикшеренү археология мәгълүматларын яңача карарга һәм борынгы заманнардан алып яңа вакытка кадәр Идел-Урал төбәге халкының тарихын комплекслы реконструкцияләү өчен нигез ясарга мөмкинлек бирде.

Бу хезмәт  өстендә эш 2016 елдан бирле «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында алып барылды. Басманың автор коллективы составын, Казан, Мәскәү, Уфа, Ижевск, Самара, Йошкар-Ола, Чабаксар, Саранск, Әстерхан, Сыктывкар, Киров кебек фәнни үзәкләрдән һәм югары уку йортларыннан, 100 гә якын әйдәп баручы археологлар тәшкил итте. 7 томның гомуми күләме 600 гә якын автор басма битләре тәшкил итә. Басманың гомуми төзелеше түбәндәгедән гыйбарәт: I том. Таш гасыр; II том. Энеолит һәм бронза гасыры; III том. Тимер гасырның башлангыч чоры; IV том. Бөек күчеш чоры; V том. Идел бук Болгары. Фин-угор дөньясы. Төркителле күчмә халыклар (VIII гасыр – XIII гасыр башы); VI том. Җүчи олысы чоры (XIII гасырның икенче яртысы – XV гасырның беренче яртысы); VII том. Соңрак урта гасыр (XV гасыр уртасы – XVII гасыр).

«Бүгенге көндә «Идел-Урал археологиясе» – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең иң мөһим проекты», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина.

«Мондый басманы булдыру теләге беренче тапкыр 1970 еллар ахырында ук күрсәтелсә дә, әмма ул бары тик хәзер генә гамәлгә ашырыла алды. Проектка старт 2016 елда ук бирелде, ә бүген бу басма, ниһаять, дөнья күрде. «Идел-Урал археологиясе» коллектив монографиясе төбәкнең 20 дән артык федераль һәм региональ фәнни һәм фәнни-мәгариф учреждениеләрен, 100 дән артык галимне берләштерә», – дип сөйләде ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры. А. Х. Ситдыйков.

Киләчәктә югары уку йортлары өчен дәреслек булдыру планлаштырыла һәм аның нигезен «Идел-Урал археологиясе»нең җиде томы тәшкил итәр дип фаразлана.