Татарстан археологлары ЮНЕСКО җитәкчелегендә Төрки язу көненә багышланган форумда катнаштылар
2022 елның 15 декабрендә ЮНЕСКО штаб-фатирында (Париж шәһәре, Франция) «Бөтендөнья мәдәниятендә төрки цивилизация. Илтәриш Котлуг-каган язуы» Халыкара Төрки академия (TWESCO) тарафыннан оештырылган халыкара форум узды. Чара Төрки язу көнендә һәм Дания галиме Вильгельм Томсенның Орхон-Енисей рун язуын шифрлауның 130 еллыгына багышланган бәйрәмгә туры килеп үткәрелде (1893 елның 15 декабре). Форум 12 илдән (Казахстан, Төркия, Әзербайҗан, Монголия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Франция, Германия, Венгрия, Польша, Швеция һәм Россия) иң күренекле тюрколог-галимнәрне җыйды. Форум эшендә 40тан артык тикшерүче, шулай ук Франция Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия һәм Төркиядән дипломатик ведомство җитәкчеләре катнашты. Форумда Россияне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре – директор, тарих фәннәре докторы, профессор Ситдыйков А.Г. һәм Урта гасыр археологиясе бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Тулуш Д.К. тәкъдим итте.
Чарада Монголия Халык Республикасының Номгон үзәнлегендә Илтәриш Билге-каган мемораиль комплексын археологик тикшерү (2019-2022 еллар), әлеге һәйкәлдә табылган Орхон-Енисей язуындагы текстны өйрәнү, шулай ук төрки чорның һәйкәлләрен, матди һәм матди булмаган мәдәниятен өйрәнү һәм саклау мәсьәләләрен яктырткан 18 фәнни доклад тыңланды. Докладлар һәм кыскача тезислар белән Халыкара Төрки академия президенты, тарих фәннәре докторы Шаин Мостафаев; Әзербайҗан Республикасының элеккеге премьер-министры, Төрки дәүләтләр оешмасының өлкәннәр Советы әгъзасы Гасан Гасанов; Халыкара төрки мәдәният оешмасының (ТЮРКСОЙ) генераль секретаре Солтан Раев; Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте тикшеренү үзәге (ИРСИКА) генераль директоры Мәхмүд Эрол Кылыч; Монголия Фәннәр академиясе президенты Дугэрийн Рэгдел; Төркия Фәннәр академиясе президенты Мозаффар Шекер һәм башкалар чыгыш ясадылар.
Форумның йомгаклау өлешендә мемориаль комплекс буенча фотокүргәзмә һәм Илтәриш Котлуг-каган хөрмәтенә язылган стелалар тәкъдим ителде. Шулай ук әлеге чарада катнашучылар күренекле казакъ җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе М. Шокай (Чокай) (1890-1941) яшәгән йортта һәм Әзәрбайҗан җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе А. Топчибашев (1862-1934) каберендә булдылар.