Әстерхан өлкәсе Лапас авылы янындагы XIV гасырга караган мавзолейлар комплексында археологик тикшеренүләр

2022 елның кыр сезонында ТР ФА Археология институты тарафыннан, Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2024 еллар)» дәүләт программасы кысаларында, Әстерхан өлкәсендәге Лапас авылы янындагы урта гасыр мавзолейлар (төрбә) комплексын өйрәнү дәвам итә, Экспедиция 2018 елдан ук оештырылып килә (http://archtat.ru/issledovaniya-instituta-arheologii-im-a-h-halikova-na-selitrennom-gorodishhe-i-komplekse-mavzoleev-u-sela-lapas-astrahanskaya-oblast/). Мавзолейлар комплексы, шактый күптән билгеле булган, Әстерхан өлкәсенең Харабалинск районында урнашкан. Аның турында XVIII гасырдан башлап сәяхәтчеләр һәм дипломатларның сәяхәт язмаларында искә алулар сакланган. Анда мавзолейлар «патша каберлекләре» дип сурәтләнгән. Алар Алтын Урда ханнары һәм аларның якыннарыныкы дип фаразланган.

Быел комплекста иң зур  № 1 мавзолейның көнбатыш дивары аша 160 кв.м мәйданлы (40х4 м) казу эшләре оештырылды. Казу эшләре диварлар конструкциясен, интерьер корылмаларын, мавзолейның тышкы ягындагы корылмаларны ачыклау максатыннан башкарылды. Эш барышында элек мавзолейны янган кирпеч чыгару максатыннан кулланганнары, шуның нәтиҗәсендә аның берничә тапкыр җимерелүгә дучар булганлыгы фаразланды.  Мавзолейны тикшерү барышында объектта кирпеч ватыклары, су сиптерү корылмалары һәм ком кисәкләре табылуы шул турыда искәртә.

Казу эшләре вакытында мавзолейның эчке өлеше юка алебастр эремәсенең нечкә катламы белән капланган кирпеч идән булуы ачыкланды.  Идән 26х26х4-5 см зурлыктагы квадрат кирпечтән төзеләгән һәм комлы «мендәр» өстенә куелган, ул, үз чиратында, кирпечнең кечкенә кисәкләреннән төзелгән «нигезгә» салынган.

Мавзолейның стенасы табылмаган. Аның урынында стена ярылганнан соң барлыкка килгән траншея табылган. Траншея ком һәм төзелеш калдыклары белән тутырылган. Киләсе елда мавзолейның калган стеналарын ачыклау өчен өстәмә археологик тикшеренүләр күздә тотыла.

Эш барышында зәңгәрсу һәм зәңгәр төсләр белән эшләнгән үтә күренмәле яисә зәңгәр буяу белән капланган архитектур бизәкнең күп фрагментлары табылды. Казылган объектның мавзолей булуын раслаучы мөһим табыш – гөмбәзле корылмаларның конструктив элементы – тромпны табу булды.

Казу эшләре параллель рәвештә комплекс территориясен аэрофотога төшерү эшләре буенча дәвам итте. Моннан тыш, җирлекне лидар төшерү үткәрелде. Гомумән алганда, 400 гектардан артык мәйдан төшереп алынды. Алынган мәгълүматларга нигезләнеп,  җирнең  төгәл планнары һәм биеклек карталары төзеләчәк.