РФ Дәүләт Думасында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачылды

Россия Федерациясенең Дәүләт Думасында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачылды.

Тантаналы чарада РФ Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук барлык фракция җитәкчеләре, депутатлар катнашты. Алар өчен экскурсияне ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтының фәнни эшләр буенча урынбасары Рамил Хәйретдинов үткәрде.

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә Идел буе территориясендә ислам үсешенең төп чорларын ача: Идел буе Болгары һәм Алтын Урда чорыннан алып совет чорына кадәр һәм хәзерге Россия. Шулай ук әлеге күргәзмә Идел буе Болгары белән Борынгы Русь арасындагы тыгыз бәйләнешләрнең тарихи фактларын да үз эченә алган.

Күргәзмәгә килүчеләр Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Татарстан Республикасы Милли архивы, Алабуга, Болгар һәм Биләр музей-тыюлыклары фондларында булган уникаль архив документлар, кулъязмалар, бизәнү әйберләре, костюмнар һәм башка экспонатлар белән таныша алалар.