Кама һәм Ветлуга елгаларында элгәреге тимер гасыр дәверендәге шәһәрлекләрнең мониторингы

2022 елның май аенда Ананьино мәдәни-тарихи өлкәсе (АМТӨ) карамагындагы элгәреге тимер гасыр дәверендәге  шәһәрлекләрне мониторинглау һәм комплекслы өйрәнү буенча экспедиция эшләре уздырылды. Бу эшләр ТР ФАнең Археология институты тарафыннан эшләнгән тикшерү программасының Кострома археологик экспедициясе белән берлектә алып барылды.  Археологик эшләрне башкару өчен ТР ФА Археология институты тикшеренүчеләре (Казан шәһәре): А. А. Чижевский (экспедиция җитәкчесе), Э. И. Оруджов, Г. Х. Вафина, Л. В. Овечкина (башкаручылар) һәм А.В. Новиков җитәкчелегендәге Кострома археологик экспедициясе (Кострома шәһәре) составындагы эшче төркем оештырылды.

Экспедициянең беренче этабы Татарстан Республикасы территориясендә «Ананьино мәдәни-тарихи өлкәсе: гомуми һәм үзенчәлекле археологик культуралар»дигән тема буенча Кама елгасы буенда үткәрелде. 2-4 май көннәрендә Кашан шәһәрлегендә валны (өемне) чистарту һәм теркәү, палинологик анализга үрнәкләр сайлау, макрокалдыклар һәм радиуглеродлар буенча эшләр башкарылды, шулай ук әлеге һәйкәлне инструменталь топографик ысул белән төшерү оештырылды (1 нче рәсем).

10-13 майда Татарстан Республикасында Ананьино мәдәни-тарихи өлкәсе (АМТӨ) шәһәрлекләрен квадрокоптерлар ярдәмендә мониторинглау һәм топографик ысул белән төшерү үткәрелде. Саескан Тавы (2 нче һәм 3 нче рәсем.), Имәнкискә (4 нче рәсем), Котловка II (5 нче рәсем) шәһәрлекләре өйрәнелде.

Экспедиция эшләренең икенче этабы Түбән Новгород өлкәсенең Варнавинск районындагы Ветлуга елгасы буенда уздырылды. Археологик эшләр «Идел аръягы һәм Поветлужья территориясендә соңгы бронза чорында – элгәреге тимер гасыр чорында археологик бергәлекләрнең структурасы, характеры һәм социомәдәни бәйләнешләре динамикасы» дигән тикшеренү программасы кысаларында башкарылды. Программа Ананьино мәдәни-тарихи өлкәсенең Вятка-ветлужа мәдәнияте һәйкәлләрен, шулай ук ананьино «вуалы» зоналарын – АМТӨнең ананьино дөньясы  булмаган мәдәнияткә йогынтысын тикшерүгә юнәлтелгән иде.м

16-21 майда АМТӨнең Богородск шәһәрлегендә  археологик тикшеренүләре үткәрелде (6 нчы рәсем). Биредә валның стратегиясен чистарту һәм теркәү, палинологик анализга үрнәкләр сайлау, макрокалдыклар һәм радиуглерод буенча эшләр башкарылды, шулай ук әлеге һәйкәлне инструменталь топографик ысулы белән төшерү оештырылды.  Моннан тыш, АМТӨнең Одоевский (7 нче һәм 8 нче рәсем.), Шилиха (9 нчы һәм 10 нчы рәсем.) шәһәрлекләрендә инструменталь топографик ысул белән төшерү эшләре башкарылды, шулай ук Русенихин шәһәрчеге дә тикшерелде (11 нче рәсем).

Экспедиция эшләренең соңгы көннәрендә булган кызыклы вакыйга, А.В. Новиков тарафыннан моңарчы билгеле булмаган кечкенә Шилиха шәһәрлеге табылган (12 нче һәм 13 нче рәсем.).