Мәдәни мирас объектларын фәнни реставрацияләү буенча тәҗрибә алмашу

2022 елның 11-21 апрелендә ТР ФАнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институтында «Кырым утраулары» ТОО фәнни-реставрация лабораториясе (Казахстан, Астана шәһәре) вәкилләре:  Казахстанның атказанган эшлеклесе Кырым Алтынбәков һәм рәссам-реставратор Элина Алтынбәкова эш сәфәре белән булдылар.

Сәфәр барышында Казахстан белгечләре ТР ФАнең  А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Археология музееның реставрация остаханәләре һәм фондлары белән таныштылар, Казан федераль университетының мирасны реставрацияләү кафедрасының реставрация лабораторияләрен карадылар, тарихи-мәдәни мирасны реставрацияләү профиле буенча магистратураның педагоглары һәм уку-укыту программасын оештыручылар белән аралаштылар, «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгында булдылар, «Татар бистәсе» археологик агач музее экспозициясе белән таныштылар.

Казахстаннан килгән белгечләр ТР ФАнең  А.Х. Халиков исемендәге Археология институты реставраторлары һәм Казан федераль университеты магистрантлары өчен органик һәм органик булмаган материаллардан археологик әйберләрне консервацияләү турындагы үзләренең эш нәтиҗәләре белән уртаклашып ачык лекцияләр уздырдылар.

20 апрель көнне Кырым Касенхан улы Алтынбәковка 70 яшь тулды һәм ул үзенең юбилеен Казанда хезмәттәшләре,  археологлар һәм реставраторлар  арасында билгеләп үтте.